Амба́ла (ингл. Ambala, һинди अम्बाला) — Һиндстанның төньягындагы шәһәр, Харьяна штаты, Амбала округының административ үзәге. 1965 елда алынган халык исәбе буенча 84 мең, шәһәр яңы белән бергә 194,6 мең кеше яши. Транспорт үзәге.

Амбала
Сурәт
Дәүләт  Һиндстан
Нәрсәнең башкаласы Амбала[d] һәм дивизион Амбала[d]
Административ-территориаль берәмлек Амбала[d]
Сәгать поясы UTC+5:30[d]
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек 264 ± 1 метр
Җирле телефон коды 0171
Карта
 Амбала Викиҗыентыкта

Тарихы үзгәртү

Амбала шәһәре бигрәк тә Бөек тәгәрмәч юлы аша билгеледер. Бу юл борынгы заманнардан Һиндстанның көнбатыш һәм көнчыгыш өлешен бәйли. Б. э. чаклы III гасырда ук киң арба юлы салынган.

Географиясе үзгәртү

Шәһәр Харьянаның төньяк-көнчыгыш өлешендә, Пенджаб (Һиндстан) штаты белән административ чик янында урнашкан. Абсолют биеклеге - диңгез дәрәҗәсеннән 263 метр[1].

Амбала штатның административ үзәге Чандигархтан көньяҡҡа 30 километрда, ил башкаласы Нью-Делидан 175 километр төньяк-көнбатышка (NNW) таба урнашкан.

Административно город разделён на две части: Ambala Cantonment и Ambala City. Административ яктан шәһәр ике өлешкә: " Ambala Cantonment " һәм "Ambala City" бүленгән.

Климаты үзгәртү

Демографиясе үзгәртү

2011 елгы халык санын алуның рәсми мәгълүматлары буенча, халык саны 196 216 кеше, шул исәпәтән ирләр 52,8 %, хатыннар — 47,2 % тәшкил итә. Халыкның белем дәрәҗәсе 88,23 % тәшкил итә.[2].

Икътисады һәм транспорты үзгәртү

Шәһәр бөртекле культуралар, мамыҡ, шикәр, тәмләткечләр, урман белән сәүдә итү үзәге булып тора. Аның территориясендә он тарту һәм мамык чистарту предприятиеләре, шулай ук азык-төлек, пыяла сәнәгате һәм җимеш сутлары җитештерү предприятиеләре урнашкан [3].

Амбаланың Һиндстанның башка шәһәрләре белән элемтәсе тимер юл һәм автомобиль транспорты аша гамәлгә ашырыла. Тимер юл аны хөкүмәтнең җәйге резиденциясе урнашкан Симла шәһәре белән тоташтыра. Шулай ук шәһәрдә Һиндстан Хәрби-Һава көчләренең Амбала авиабазаһы (Ambala Air Force Station) урнашкан. Якындагы Чандигарх шәһәрендә Халыкара аэропорт (Chandigarh International Airport) бар[1].

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 Ambala, India Page. Fallingrain Global Gazetteer. әлеге чыганактан 2013-04-08 архивланды. 2013-03-14 тикшерелгән.
  2. Census 2011. Data of Indian Population 2011 Census. әлеге чыганактан 2013-04-07 архивланды. 2013-03-10 тикшерелгән.
  3. Ambala. Britannica Online Encyclopedia. әлеге чыганактан 2013-04-08 архивланды. 2013-03-15 тикшерелгән.