Фәрганә вилаяте

Үзбәкстан вилаяте

Фәрганә вилаяте (үзб. Farg‘ona viloyati), элекке исеме Фәрганә өлкәсе ― Үзбәкстанның көнчыгышында, Фәрганә үзәненең көньягында урнашкан административ берәмлек (вилаять). Административ үзәге – Фәрганә шәһәре.

Фәрганә вилаяте
үзб. Farg‘ona viloyati
Нигезләнү датасы 15 гыйнвар 1938
Рәсми исем Farg‘ona viloyati
Дәүләт  Үзбәкстан
Башкала Фәрганә
Административ-территориаль берәмлек Үзбәкстан
Сәгать поясы UTC+05:00
Геомәгълүматлар Data:Uzbekistan/Ferghana.map
Хөкүмәт башлыгы Бозаров, Хайрулло Хайитбаевич[d]
Халык саны 3 564 800 (2017)[1]
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек 400 метр
Нәрсә белән чиктәш Нәмәнгән вилаяте, Әндиҗан вилаяте, Ош өлкәсе һәм Баткән өлкәсе
Алыштырган Фәрганә өлкәсе
Мәйдан 6760 км²
Рәсми веб-сайт en.ferghana.uz
Харита сурәте
Позиционная карта
Карта
 Фәрганә вилаяте Викиҗыентыкта

Фәрганә вилаяте Үзбәкстан картасында куе кызыл төс белән аерылган

География үзгәртү

Мәйданы ― 6800 кв.км. Үзбәкстанның көнчыгышында, Фәрганә үзәненең көньяк өлешендә урнашкан.

Фәрганә вилаяте төньякта Нәмәнгән, Әндиҗан вилаятьләре, көньякта һәм көнчыгышта Кыргызстан, көнбатышта Таҗикстан республикалары белән чиктәш.

Фәрганәдән көньякка, Шаһимәрдән үзәнлегендә, Алай тавының төньяк битләвендә «Хәмзәабад» тау климаты курорты урнашкан. Климаты – йомшак, һавасы – чиста, шифалы, аеруча елга ярларында. Хәмзәабадның тирә-ягы да матур. Күксу үзәнлеге буйлап өскә таба, туристларны җәлеп итүче Зәңгәр күл урнашкан.

Фәрганә үзәнеҮзәк Азиядәге таулар арасындагы иңкүлек. Мзйданы ― якынча 22 мең кв.км, янәшәсендәге таулар белән 80 мең кв.км. Өстән караганда 300 км озынлыктагы һәм 170 км киңлекле эллипска охшаш. Максималь температура +43 °C ка җитә, кыш көне кайвакытта -25 °C та була.

Төбәктә бакыр (Сырдәрьяның сулъяк ярында), нефть (Чимион), күкерт (Шорсу) ятмалары, минераль чыганаклар (Алтыарык районында) бар. Фәрганә вилаяте төрле табигый ресурсларга бай. Монда эре кварц чыганаклары, алтын, көмеш, платина, алмаз, алюминий, бакыр, тимер, вольфрам, уран, молибден, гранит, күмер, мәрмәр ятмалары бар, нефть һәм газның эре запаслары эзләп табылган.

Климат үзгәртү

Фәрганә вилаятенең климаты, бөтен Фәрганә үзәнендәге кебек, кискен континенталь, йомшак кыш (сирәк кенә кырыс) һәм бик эссе җәй белән билгеләнә. Гыйнварның уртача температурасы - +3,2 °C (Фәрганә), абсолют минимум -25 °C. Кар катламының гомере кыска. Кышның аерым көннәрендә җылы һава торышы була. Июльнең уртача температурасы - +28 °C, максималь - +42,4 °C.

Төбәкнең көнбатыш өлеше климат шартларының начар ягы ― Ленинабад тирәсендә Фәрганә үзәне авызында барлыкка килүче көчле җилләр. Язын бу җилләр кайвакыт туфракның өслеген киптерәләр, яшь мамык үсентеләре һәм башка үсемлекләрнең тамыр системасын шәрәләндерә. Монда җил көче 30-35 м/с га җитә. Фәрганә вилаятендә уртача 42 җилле көн.

Төбәктә явым-төшем аз төшә. Аның көнбатыш һәм үзәк өлешләре аеруча коры. Көнчыгыш өлешендә бер ел эчендә явым-төшем 170 ммга җитә.

Вилаять су запасларына ия. Монда Сырдәрья һәм Алай тавыннан агып төшеп, Сырдәрьяга кадәр барып җитмәүче башка вак елгалар — Исфара, Сох, Шаһимәрдәнсай һәм Исфайрамсай ага.[2]

Халкы үзгәртү

2020 елда халык саны 3 817 000 кеше, 2022 елда ― 3 896 393 кеше, шуларның 3,5 миллионы ― үзбәкләр.

Үз эченә 15 туман (район), 9 шәһәр (Бишарык, Мәргылан, Риштан, Фәрганә, Яйпан, Куа, Куасай, Кукан, Тынычлык), 10 бистә, 164 кышлакны (авылны) (2004) ала. [3]

Тарих үзгәртү

Фәрганә вилаяте 1938 елның 15 гыйнварында оештырылган. Әлеге территориядә 1926-1930 елларда Фәрганә округы булган (үзәге Кукан). СССР Югары Советы Президиумының 1941 елның 6 мартындагы Указы белән Әндиҗан һәм Нәмәнгән вилаятьләре оештырыла. Бу указ нәтиҗәсендә Фәрганә вилаяте чикләре 3 тапкырга кимегән.

Административ-территориаль бүленеш үзгәртү

 
Фәрганә вилаятенең административ-территориаль бүленеше.

Административ үзәге — Фәрганә – вилаятьнең иң эре шәһәре (2020 елда халкы 291 100 кеше) [4].

Вилаять составында — 15 туман (район) һәм 4 шәһәр.[5]

Шәһәрләр

Фәрганә вилаятендә турыдан-туры буйсынган түбәндәге 4 шәһәр бар:

Туманнар
Туман исеме Туман мәркәзе
1 Алтыарык туманы Алтыарык
2 Багдад туманы Багдад
3 Бишарык туманы Бишарык
4 Бувайда туманы Ибрат
5 Дангара туманы Дангара
6 Фәрганә туманы Вадил
7 Фуркат туманы Навбахор
8 Куштүбә туманы Лангар
9 Куа туманы Куа
10 Риштан туманы Риштан
11 Сох туманы Раван
12 Ташлак туманы Ташлак
13 Учкуприк туманы Учкуприк
14 Үзбәкстан туманы Яйпан
15 Язъяван туманы Язъяван

Икътисад үзгәртү

Фәрганә вилаяте ― республиканың сәнәгый яктан алга киткән төбәкләренең берсе. Төбәктә 86 эре сәнәгать предприятиесе бар. Сәнәгатьнең әйдәп баручы тармаклары: ягулык сәнәгате, химия сәнәгате, машина төзелеше, төзелеш материаллары җитештерү, мамык чистарту һәм эшкәртү, җиңел һәм азык-төлек сәнәгате һәм башкалар. Энергия базасы, нигездә, җылылык электр станцияләреннән тора: Фәрганә, Кукан, Куасай җылылык электр станцияләре гамәлдә. Алар Үзәк Азиянең Бердәм энергия системасына интеграцияләнгән. Химия сәнәгатенең иң эре предприятиеләре Фәрганә һәм Кукан шәһәрләрендә урнашкан. Алар арасында «Азот» җитештерү берләшмәсе, химик җепсел җитештерү заводлары, фуран кушылмалары заводы, Кукан суперфосфат заводы һәм башкалар бар. Төбәктә Фәрганә нефть эшкәртү заводы урнашкан. Төзелеш материаллары сәнәгате үсеш алган. Куасайдагы цемент заводы республикада җитештерелгән цементның дүрттән бер өлешен тәэмин итә. Куасайда сланец һәм башка төзелеш материаллары, пыяла һәм фарфор савыт-сабалары җитештерү заводлары эшли. Куканда «Электромаш», «Текстильмаш» һәм башка металл эшкәртү заводларында башка тармаклар өчен инструмент детальләре җитештерелә. Азык-төлек сәнәгате үсә. Бу челтәр предприятияләрендә төрле сортлы майлар, он, икмәк, макарон, консервалар һәм башка продуктлар җитештерелә. Төбәктә 84 уртак предприятие, 22 меңнән артык кече предприятие эшли. Фәрганәдә Nodira, PSMK3, Polina, Мәргыланда Margʻilon tongi һәм Куканда Zilola кече остаханәләре, Oʻzsalaman, KabulFargʻona, Besteks, Ishonch уртак предприятиеләре эшли.

Җылы климат мамык, субтропик культуралар үстерергә, ефәкчелек һәм бакчачылыкны үстерергә мөмкинлек бирә. Авыл хуҗалыгында мамык игү, кокос җитештерү, бөртекле культуралар үстерү, бакчачылык һәм йөземчелек, шулай ук терлекчелек киң үсеш алган.

 
Фәрганә халыкара аэропорты

Транспорт үзгәртү

Кукан, Мәргылан һәм Куаны вилаять үзәкләре Әндиҗан, Нәмәнгән һәм башкала Ташкент шәһәрләре белән тоташтыручы боҗра тимер юлы бар. Тимер юлларның гомуми озынлыгы 200 километрдан артып китә.

Автомобиль юлларының озынлыгы 3000 км дан артык.

Фәрганә һәм Куканда республика әһәмиятендәге аэропортлар бар (Куканда аэропорт 15 елдан артык эшләми).

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү